16 августта Бәзәкә авыл мәдәният йортында оригами ысулын кулланып мастер-класс узды.
Балалар өчен бу кул чукларын ныгыту, төгәллек, тырышлык, игътибарлылык тәрбияләү һәм логик фикерләүне үстерү. Өлкәннәр өчен - киеренкелекне бетерү, тынычлану, тормыш проблемаларыннан арыну ысулы. Бәзәкә авыл мәдәният йортында барысы бергә кәгазьдән "оригами-антистресс" дигән эшләнмә әзерләделәр. Кызыклы шөгыль һәркемне кызыксындырды, барысы да башкарып чыкты һәм горурланып үзләренең әти-әниләренә күрсәттеләр.