Бөрешле авыл мәдәният йортында балалар өчен "Минем тубым" исемле уен программасы үткәрелде.
Туплы уеннар балаларның хәрәкәт активлыгына ярдәм итә, хәрәкәтләрне координацияләүне, төгәллекне һәм тизлекне яхшырта. Командалар белән уен балаларга бер-берсе белән үзара хезмәттәшлеккә өйрәнергә ярдәм итә. Балалар бердәм булып күп төрле уеннар уйнадылар. Катнашучыларның барысының да кәефе бик яхшы иде.