Тойгуҗа авыл мәдәният йорты Тойгуҗа авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә "Шырпы балаларга уенчык түгел" дигән чара үткәрде.
Балаларга өлкәннәр катнашыннан башка учак яндыру һәм ут белән уйнау тыела дигән лекция узды. Тойгуҗа авыл җирлеге башлыгы Сафин Р.А. балаларны янгын сүндерүчеләр эше белән таныштырды, Тойгуҗа ирекле янгын командасы машинасын күрсәтте. Балалар янгын сүндерүчеләрнең махсус формасын карадылар. Ә соңыннан барлык балаларга да кабинада утырып карарга рөхсәт иттеләр.