Сәйтәк авыл китапханәсендә «Хәвеф-хәтәрсез юлга» дигән әдәби уен узды.
Очрашу юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк дигән әңгәмәдән башланды. Шулай ук балалар җәмәгать транспорты тукталышы, җәяүлеләр кичүе һәм аларның төрләре кебек төшенчәләр белән таныштылар, юл билгеләре булмаган автомобиль юлларында йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр. Материалны үзләштерү өчен, сөйләшүдән соң уеннар һәм конкурслар үткәрелде. "Кызыл, сары, яшел" уены катнашучыларның ориентлашу тизлеген тикшерергә мөмкинлек бирде. Чара азагында «Минем дустым велосипед» дигән әдәби викторина үткәрелде.