Бәхет биргән җирем – туган як

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби-иҗади берләшмәсенә йөрүчеләр белән Менделеевск шәһәренең 55 еллык юбилеена багышланган тематик кичә уздырылды.

Атаклы химик Д.И.Менделеев истәлегенә аталган шәһәрнең күп гасырлар элек башланган тарихы бар. Китапханәче Гөлназ Хафизова тарихи сәхифәләр белән таныштырып үтте, катнашучыларга викторина тәкъдим итте, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясады. Кунаклар арасында шушында туып-үсеп, читкә китмичә туган якларына тугры калган кешеләр дә, кайчандыр, ни сәбәпледер бу якларга күчеп килгән, язмышын шушы туфрак белән бәйләгәннәр дә бар иде. Һәркем үз истәлекләре белән бүлеште. Диләрә  Хуҗина, Фәния Фаррахова туган якка, шәһәребезгә багышланган шигырьләрен укыдылар. Шәһәребез көннән-көн үсә, матурая бара. “Ядкарь”леләр алдагы көннәрдә дә җир-күкләребезнең тыныч, тормышыбызның бәрәкәтле булуын шәһәребезнең иң матур, иң чиста, иң уңай булуын теләп, саубуллаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International