Әлфия Когогина Гомумроссия халык фронты белән берлектә Луганск Халык Республикасының халык милициясе өчен акча җыю турында игълан итте

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Гомумроссия халык фронты ачкан Луганск Халык Республикасы Халык милициясенең «Дельта» оператив төркеме өчен акча җыюда кураторлык итәчәк.

Бронежилетлар, квадрокоптерлар,тепловизорлар, генераторлар, тактик медицина сатып алу өчен акча җыярга кирәк, - бу хакта бүлекчә командованиесе сорады.

Парламентарий Татарстаннан видеомөрәҗәгать белән чыгыш ясады, анда Луганск Халык Республикасы халык милициясенең «Дельт» оператив төркеме өчен акча җыюны хупларга чакырды: «Барлык җыелган акчалар тиенгә кадәр катгый контроль астында тора һәм билгеләнү буенча тиешле урынга  җибәреләчәк. Һәркем кушылырга һәм катнашырга мөмкин. Теләсә нинди кертем өчен һәркемгә зур рәхмәт! Россия эзлекле рәвештә Донецк җиренә тынычлык һәм бәхет китерергә һәм барыбызны да нацизмнан азат итәргә омтыла. Бергәләп барысын да булдырабыз! Җиңү безнең якта булачак!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International