«Минем ишегалдым - минем шәһәрем»: Менделеев урамы буйлап шундый девиз астында ишегалды бәйрәме узды

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Бу кичне бик күңелле булды.

Җыелучыларны Радмир Беляев, “Карповец” ТИҮ рәисе Гөлсинә Заһретдинова котлады.

Менделеевлылар балалар сәнгать мәктәбенең  "Алтын ачкыч" яшь театраллары бәйрәмгә ямь өстәде.  Л.Я.Карпов исемендәге химзавод ветераннары советы рәисе Татьяна Митшина һава шарларына бәйләп һавага сагыш, кайгы-хәсрәт җибәрергә тәкъдим итте.

Бу кичне күңелле уеннар, биюләр һәм җырлар күп булды. туган көне белән котлауны Дарина Дудакова кабул итте.

"Миңа сигез яшь тулды, дүртенче мәктәптә укыйм. Үземнең ишегалдын иң яхшы дип саныйм, минем монда дусларым күп, алар белән вакытны бик яхшы уздырам ", - диде Дарина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International