Менделеевск районында урып-җыю башланганнан бирле районның авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләделәр

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Урып-җыю кампаниясе башланганнан алып, яхшы хезмәт һәм 2022 елгы урып-җыю эшләрен уздыруга шәхси өлеш керткәне өчен Аһлиев крестьян-фермер хуҗалыгында  иң яхшы комбайнчы һәм машина йөртүчене бүләкләделәр.

Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева хуҗалык вәкилләренә күчмә байрак, Рәхмәт хаты һәм бүләк сертификатлары тапшырды.

- Без игенчеләребез белән горурланабыз! Сез алга таба да билгеләнгән максатларга ирешү өчен  физик һәм рухи көчегезне куярсыз дип ышанам! Киләчәктә дә уңышлар сезгә!

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре  музыкаль котлаулар әзерләделәр.

Урып - җыю темплары буенча бүгенге көндә «Аммоний Агротехнологии» ҖЧҖ алдынгылардан санала-уңдырышлылык гектарыннан 55 центнер, Әһлиев КФХ-45 центнер, Микряшев КФХ - 35 центнер

Билгеләп үтик, урып-җыю дәвам итә, бүгенге көнгә бөртеклеләрнең 30% ы җыеп алынган.

Иң яхшыларны бүләкләү һәр 5 көн саен күчмә флаг һәм акчалата премия белән башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International