Администрациядә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева җитәкчелегендә бүләкләү комиссиясе утырышы узды.
Киңәшмәдә Менделеевскиның 55 еллыгына багышланган бүләкләр һәм шәһәрнең мактаулы кешеләрен бүләкләү турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә шулай ук Гомумроссия мәгариф профсоюзының Менделеевск территориаль оешмасы рәисе Абрамова Надежда Алексеевнаны 65 яшьлек юбилее белән котладылар һәм Менделеевск муниципаль районының мәгариф системасын үстерүгә керткән шәхси өлеше, нәтиҗәле иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге өчен Рәхмәт хаты тапшырдылар.