«Батыр» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен «Без юл йөрү кагыйдәләре яклы» дип исемләнгән чара узды.
Аларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирергә, юл билгеләрен, транспорт чараларын белергә, шулай ук велосипед, самокат турында белемнәрен күрсәтергә туры килде.
Ахырда Менделеев районы буенча «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең профилактика бүлеге башлыгы М.И. Халикулова балаларга җәяүлеләрнең дә, пассажирларның да юл йөрү кагыйдәләрен үтәвен, тәүлекнең караңгы вакытында һәм һава торышы начар вакытта яктылыкны кире кайтаручы элементларның мәҗбүри булуын, велосипедта һәм самокатта йөрүчелргә кагыйдәләрне белергә һәм истә тотарга теләде.
Соңыннан барысына да истәлекләр һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар тапшырылды.