РФ әләме көне

2022 елның 19 августы, җомга

17 августта Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә Россия Федерациясе әләме көненә багышланган чара узды.

Тойма мәдәният йорты "Безнең әләм- безнең горурлыгыбыз"  дигән урам акциясен үткәрде. Мәдәният йорты янында «Россия флагы тарихы - дәүләт язмышы» дигән китап күргәзмәсе һәм күргәзмә такта куелды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан балалар беренче тапкыр Россия Федерациясенең Дәүләт әләме көне нинди елда билгеләнүе, иң зур Россия әләме кайда күтәрелгән, әләмдәге  төсләрнең нәрсәне символлаштыруы турында мәгълүмат алдылар.  Акциядә катнашучылар «Тарих фонында өч символ» викторинасында дәүләтнең төп символлары  гербы, гимны, әләм  турындагы сорауларга җавап бирделәр һәм зур канәгатьлек белән һәркем  үз әләмен ясады. Шуннан соң барлык катнашучылар мәдәният йортына баллы чәй эчәргә киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International