Социаль түләүләрне оештыру бүлеге хәбәр итә, 04.08.2022 елның 4 августындагы 361 номерлы Федераль закон белән «Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»29.12.2006 елның 29 декабрендәге 256 номерлы Федераль законның 11 статьясындагы 1 өлешенә үзгәрешләр кертелде.
Югарыда күрсәтелгән закон нигезендә ана (гаилә) капиталы акчаларын шәхси эшмәкәрләр күрсәтә торган белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә җибәрү мөмкинлеге каралган.
Шул ук вакытта ана (гаилә) капиталы акчаларының (бер өлеше) белән эш итү турындагы гаризаны караганда түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:
шәхси эшмәкәр белем бирү эшчәнлегенә лицензиягә ия булырга тиеш[1];
шәхси эшмәкәр төп һәм өстәмә гомуми белем бирү программалары буенча гына белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашырырга хокуклы. Әлеге программалар мәктәпкәчә учреждениеләр (балалар бакчалары) һәм гомуми белем бирү учреждениеләре (мәктәпләр, лицейлар һ.б.) тарафыннан гамәлгә ашырыла.