Җәйге ял көнендә

2022 елның 19 августы, җомга

Җәйге каникуллар вакытында Ижевка авыл китапханәсендә китапханәче балалар белән «Өстәл уеннары»дип исемләнгән ял сәгате үткәрде.

Башта балалар «Кәкре көзгеләр патшалыгы» әкиятен тыңладылар, ә соңыннан яраткан хайваннарының, китап геройларының бик теләп рәсемнәрен ясадылар, өстәл уеннары уйнадылар. Үз эшләре өчен балалар татлы призлар белән бүләкләнде. Һәм, әлбәттә инде, алар барысы да чираттагы тапкыр аңлады: җәен китапханәдә күңелсезләнергә туры килми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International