Тихоново авыл китапханәсендә «Алма марафоны» дигән танып-белү-уен программасы үткәрелде.
Кунакларны кәрҗинә тулы алмалар белән каршы алдылар. Китапханәче сөйләвеннән балалар бәйрәмнең тарихы, аңа хас булган гореф-гадәтләр һәм сынамышлар, алманың нинди сортлары һәм аның нинди витаминнарга бай булуы турында белделәр. Аннары чакырылучылар «Алма викторинасы"нда бик теләп катнаштылар, алмалар искә алына торган әкиятләрне атадылар, шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Аннан соң «Кәрҗингә ыргыт», «Алманы кашыкта күчерү», "Уңыш җый» дигән күңелле уеннар һәм конкурслар үткәрелде. Анда балалар зирәклек һәм тапкырлык күрсәттеләр. Чарага православие бәйрәмнәренең тарихы белән таныштыра торган китап күргәзмәсе оештырылды . Чара ахырында алмалар белән сыйландылар, алмалардан татлы компот эчтеләр һәм актив катнашкан өчен татлы призлар алдылар.