Бүген социаль яклау бүлеге башлыгы Фаина Козырева үз вәкаләтләрен туктатты.
Район җитәкчелеге, шәхсән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева исеменнән Фаина Валентиновна хезмәттәшләреннән Рәхмәт хаты һәм рәхмәт сүзләре кабул итте
Аннан соң узган атнаның мөһим вакыйгалары һәм агымдагы елга планнар турында Ләйсән Камил кызы сөйләде.
Аннары эш тәртибенә күчтеләр.
Урып-җыю эшләренең барышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Фәрухшин сөйләде.
Бүгенге көнгә мәйданнарның 50% җыелган
Уртача уңыш 34% тәшкил итә.
Кышка азык әзерләү буенча безнең район 5 нче урында тора.
Басуларда 31 комбайн эшли.
«Абалач» ҖЧҖ һәм «Победа» ҖЧҖ хуҗалыкларына да эшне кызулатырга кирәк
Алга таба шәһәрнең 55 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле чаралар планын башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Константин Макаров тәкъдим итте.