Ел саен 22 августта илебез Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә. Бәйрәм алдыннан Сәйтәк авыл китапханәсендә «Россия флагы-безнең символ һәм байлыгыбыз» дигән ватанпәрвәр әңгәмә үткәрелде.
Чара барышында балалар Россия флагы, гимн һәм гербның барлыкка килү тарихын, шулай ук флагның һәр төсе нәрсә аңлатуын, Россия Федерациясе флагы нинди очракларда күтәрелүен белделәр. Чара ахырында балалар бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр һәм РФ флагын ясадылар.