Чәчәк калейдоскобы

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Чәчәкләр - табигать могҗизасы ул. Алар безне үзенең кабатланмас матурлыгы белән шатландыра. Безнең шәһәрләр һәм авыллар яшеллеккә һәм чәчәкләргә күмелә. Заманча кеше тормышын чәчәксез күз алдына да китереп булмый бит. Алардан башка бер генә бәйрәм дә узмый, алар безнең тормышыбызны бизи һәм шатлык китерә.

18 август көнне Песәй авыл китапханәсе балалар белән  чәчәкләр турында "Чәчәк калейдоскобы"дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрде.

Балалар бу матур үсемлекләр турында кызыклы риваять ишеттеләр, шигырьләр укыдылар, чәчәкләр викторинасында катнаштылар һәм чәчәк түтәлләре янында рәхәтләнеп фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International