Хәзерге вакытта Татарстан Росреестрына электрон рәвешкә кәгазь чыганакларның 97% тан артык төре (ягъни 400 меңнән артык документ) күчерелгән.
Җир төзелешен үткәрү нәтиҗәсендә алынган мәгълүматларның дәүләт фондының автоматлаштырылган мәгълүмат системасына цифрлаштыру нәтиҗәсендә (АИС ГФДЗ) сканлаштырылган документлар йөкләнә, шулай ук җир төзелеше документациясе турында характеристикалар күрсәтелә: документ исеме, картографик материалның масштабы, документация әзерләүче һәм башкалар. Сканлаштырылган документлар составына җир төзелеше эшләре, җир кишәрлекләрен инвентаризацияләү материаллары.
"Гражданнар еш кына җир кишәрлегенә башлангыч документлар соратып ала, бу инвентаризация һәм җир төзелеше эшләре материаллары. Ай саен без гражданнарга өч меңнән артык шундый документ бирәбез. Шуңа күрә нәкъ менә алар электрон рәвешкә беренче чиратта күчерелә.Шунысын да билгеләп үтәсем килә, җир төзелеше буенча мәгълүматлар фондын цифрлаштыру «Пространство мәгълүматларының милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру чараларының берсе булып тора, - дип шәрехли Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин.
Татарстан Росреестрында шуны билгелиләр: Дәүләт торак инспекциясе документларын һәм материалларын цифрлаштыру «Җир төзелеше уздыру нәтиҗәсендә алынган мәгълүматларның дәүләт фондын алып бару» дәүләт хезмәтен күрсәтүнең сыйфатын оптимальләштерү һәм арттыру өчен мөһим; дәүләт мәгълүматлар фонды материалларын электрон рәвешкә күчерү гарызнамәләрне эшкәртү вакытын кыскартырга һәм кызыксынучы мәгълүматны оператив алуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, 2023 елның 1 гыйнварыннан шулай ук хезмәтләрне Дәүләт хезмәтләре порталына чыгару планлаштырыла. Бүгенге көндә дәүләт мәгълүматлар фондының соратып алынган документларын татарстанлылар Татарстан Росреестрына шәхсән мөрәҗәгать иткәндә алырга, шулай ук gfdz_rt16@rosreestr.org электрон почтасына гариза җибәрергә мөмкин.