2022 елның 22 августыннан 11 сентябренә кадәр, балаларның юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан,Татарстан Республикасында " Игътибар-балалар!» дигән профилактик чаралар үткәрелә.
2022 елның 7 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 245 юл – транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 7 бала һәлак булган һәм 258е яраланган (АППК-269-11-289).
Статистик мәгълүматларны анализлау күрсәткәнчә, балалар белән юл-транспорт һәлакәтләре саны август-сентябрь айларында арта, яшүсмерләр җәйге ялдан соң юлда куркынычсызлык белән бәйле күнекмәләрне истән чыгаралар һәм аларга транспорт мохитенә өстәмә ияләшү таләп ителә. Мәсәлән, 2021 елның августыннан сентябренә кадәр 73 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 82 бала зыян күргән. Ел дәвамында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саныннан 27,1% тәшкил итә.
"Игътибар-балалар!» чарасы Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә түбәндәге чаралар оештыра::
- машина йөртүчеләрне балаларны ташу кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән массакүләм тикшерүләр;
- җәяүлеләргә өстенлекләр бирмәү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау;
- яктылыкны кире кайтаручы элементларны популярлаштыру;
- балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча акцияләр үткәрү, алар барышында хокук бозучылар турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен белем бирү оешмаларына җибәреләчәк;
- белем бирү оешмаларына һәм сәламәтләндерү лагерьларына керү юлларының торышын тикшерү;
- Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында балаларның юлларда үз-үзен тотышы мәсьәләләре буенча ата-аналар җыелышлары.
Ата-аналар үз балаларының куркынычсызлыгына җитди карарга тиеш. Балаларның куркыныч тудырырлык урыннарда, шул исәптән юл янында да, караучысыз калмауларын кайгыртырга кирәк. Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә 7 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильдә һәм йөк автомобиле кабинасында ташу куркынычсызлык каешларын, балалар өчен тотып тору җайланмасын балаларның авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган махсус системаларын кулланып башкарылырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе балаларны балалар утыргычында хәтта 7 яшькә җиткәч тә йөртергә киңәш итә.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра.