Татарстанның тагын бер районында дуңгызларның Африка чумасы учагы табылды

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Дуңгызларда Африка чумасының яңа учагын Татарстанның Чистай районында ачыклаганнар. Карантин ТРның 24 районында игълан ителде. Тиешле указга республика президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ төбәк башлыгы сайтында бастырылган.

Шулай итеп, эпизоотик учак Чистай районының Булдырь авылында Ключевая урамы, 7б адресы буенча урнашкан шәхси ярдәмче хуҗалык территориясендә ачыкланды.

Документ нигезендә, эпизоотик учакта, дәүләт ветеринария хезмәте белгечләреннән тыш, чит кешеләргә территориядә булу; дуңгызларны күчерү һәм сую; терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясен, шул исәптән терлек азыгын чыгару тыела. Моннан тыш, Африка чумасы учагын бетерүдә катнашмаган транспортка керү тыела.

Янау зонасына 5 км радиустагы учакка якын территорияләр кертелгән, шул исәптән Булдырь, Четыре һәм Бурнаш авылларын да кертеп. Монда дуңгызларны чыгару, аларның итен сату, әзерләү һәм алып китү, шулай ук терлекләрдән чыккан калдыкларны, аларны карау өчен кулланылган җиһазларны алып китү, терлек азыгы әзерләү һәм чыгару, хайваннарның санын җайга салуга юнәлгәненнән тыш, барлык төр ау тыела.

Менделеевск районы күзәтү зонасына эләкте.

Шулай ук күзәтү зонасына Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Арча, Биектау, Алабуга, Зәй, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тукай, Теләче, Чирмешән, Чистай районнары да кергән.

Биредә дуңгызлар алып керү һәм чыгару, аларны сату, авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыру, дуңгызларны даими тоту буенча чикләүләр гамәлдә. Шулай ук терлек чалу тыелган, бу юнәлештә махсуслашкан предприятиеләр искәрмә булып тора.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Татарстанда республиканың Югары Ослан һәм Спас районнарында дуңгыз африка  чумасы чыганакларын ачыклаганнар. Соңрак Татарстан Республикасы Хөкүмәте биредә дуңгызларны һәм дуңгызчылык продуктларын алырга боерды. Республиканың 22 районында карантин игълан ителде. Соңрак Мамадыш районының ике авылында дуңгызларны алу турында карар кабул ителде.

ТР башлыгы моңа кадәр регионның бөтен территориясе авыру таралу сәбәпле куркыныч астында булуын ассызыклады. 13 нче августка булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 6 меңгә якын дуңгыз юк ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International