22 августта Россия Федерациясендә Россия дәүләт флагы көне билгеләп үтелә! Бу истәлекле вакыйгага балалар китапханәсе үзенең укучыларын "Данлы куәтле дәүләт символы астында!" дип исемләнгән әдәби-уен программасына чакырды.
Балалар Россия турында иң беренче мөһим белемнәрне алдылар: Россиядә кем яши, кем идарә итә, Россия Федерациясе символлары: герб, флаг һәм гимн белән таныштылар. Малайлар һәм кызлар өч төсле флаг барлыкка килү һәм раслау тарихы белән танышып кына калмадылар, ә викторина сорауларына да актив җавап бирделәр, Ватан турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, «Триколор» уенын уйнадылар һәм «Россия флагы көне» видеоролигын карадылар. Очрашу дәүләт гимнын башкару белән тәмамланды.