Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә дәүләт бәйрәме - Россия Федерациясе флагы көненә багышланган «Безнең флаг – безнең горурлыгыбыз» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.
Авыл мәдәният йорты янында «Россия флагы тарихы – дәүләт язмышы» дигән китап күргәзмәсе һәм язма такта оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан балалар Россия Федерациясенең дәүләт флагы кайсы елда билгеләнүен, иң зур Россия флагы кайда күтәрелүен, төсләрнең нәрсәне символлаштыруын белделәр. Чарада катнашучылар «Тарих фонында өч символ» викторинасында дәүләтнең төп символлары, герб, гимн, флаг турындагы сорауларына җавап бирделәр һәм һәр катнашучы бик теләп үз флагы рәсемен ясады. Шуннан соң барлык катнашучылар да авыл мәдәният йортына тәм-томнар белән чәй эчәргә киттеләр.