"Россия Флагы – безнең горурлыгыбыз" патриотик сәгате

2022 елның 23 августы, сишәмбе

22 август көнне Турай авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә балаларны «Россия Флагы – безнең горурлыгыбыз»дип исемләнгән патриотик сәгатькә чакырдылар.

Бу көнне «Россия Федерациясенең Дәүләт флагы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәмдә балалар Россия Федерациясе флагы ничәнче елда кертелгәнен һәм флагтагы һәр төснең нәрсәне символлаштыруын белделәр. Электрон презентация ярдәмендә барлык теләүчеләр гасырлар дәвамында Ватан флагының ничек үзгәрүен күзәтә алдылар.

Үткәрелгән чараның максаты-патриотик хисләр, үз Ватаның өчен горурлык тәрбияләү,тарихны өйрәнү омтылышын үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International