19 августта Тойгуҗа авыл мәдәният йорты директоры Гәйфетдинова Гөлнара сәламәтлекне саклау һәм ныгыту максатыннан "Сәламәт булу бик шәп!" дип исемләнгән чара уздырды.
Балалар белән бергә күрше Елкибай авылына велоузыш оештырдылар. Чөнки велосипедта йөрүнең файдасы кешенең физик һәм менталь сәламәтлеген, шулай ук әйләнә-тирә мохитне яхшыртуга нигезләнгән.