Россия флагы-безнең горурлыгыбыз

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Тойгуҗа авыл китапханәсендә Россия дәүләт флагы көненә багышланган «Россия флагы–безнең горурлыгыбыз» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать узды.

22 августта Россиядә төп бәйрәмнәрнең берсе-дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Чара барышында китапханәче укучыларны дәүләтебезнең символлары, аларның билгеләнеше һәм ил гражданнары тормышында аның әһәмияте  белән таныштырды. Чара тәмамланганнан соң кроссвордлар чиштеләр, бик күп яңалыклар  белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International