Курск сугышы: 50 көн һәм төн

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

Тойгуҗа авыл китапханәсендә хәрби дан көненә багышланган «Курск сугышы: 50 көн һәм төн» дип исемләнгән әңгәмә узды.

1943 елның 23 августында Курск дугасында сугыш тәмамлана. Бу-тарихта иң бөек көрәшләрнең берсе. Чара барышында китапханәче яшь китап укучыларга совет гаскәрләренең героик гамәлләре, фашистлар яулап алган шәһәрләрне һәм авылларны азат итү, совет  сугышчыларның батырлыгы һәм кыюлыгы турында сөйләде. Аннан соң яшь китап укучылар әлеге вакыйгага багышланган китап күргәзмәсе, китаплар һәм әсәрләр белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International