2022 ел Россиядә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирас елы итеп игълан ителде. Бу елның максаты Русиядә этномәдәни күптөрлелекне, барлык халыклар һәм этник берләшмәләрнең үзенчәлеген, шулай ук матди булмаган мирасны (моңа әкиятләр, йолалар, сәнгать кәсебе, җырлар, биюләр керә) саклау һәм танытудан гыйбарәт
23 август көнне бер төркем районыбыз мәдәният хезмәткәрләре Турай авылы Мәдәният йортына җыр кичәсенә җыелдылар. Максаты: онытылып бара торган татар халык җырларын искә төшерү, барлау. Шулай ук узара тәҗрибә уртаклашу булды. Бергәләшеп җырлап күңел ачтык. Мондый очрашулар һөнәри осталыкны арттырырга да нык ярдәм итә.
Сәйтәк, Тойгуҗа, Песәй авылыннан килгән хезмәттәшләрен турайлылар ачык йөз, гадәттәгечә тәм-том тулы өстәл белән каршы алдылар.
.jpg)
.jpg)