Песәй авыл китапханәсе яшь китап укучылар өчен (тәрбияче Хәсәнянова Г.М.) "Россиянең төп символы" темасына багышланган әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә барышында балалар дәүләт символлары: герб, флаг, гимн белән таныштылар. Флагның төсләрен, Россиядә нинди милләтләр яшәгәнен белделәр. Чара ахырында рәхәтләнеп асфальтта рәсем ясадылар.