"Мин җәй рәсемен ясыйм!» рәсем бәйгесе

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

24 август көнне Турай авыл мәдәният йортында " Мин җәй рәсемен ясыйм!» дигән рәсем бәйгесе узды.

Балалар конкурска җитди карадылар, тырышып ясадылар. Рәсемнәр кызыклы килеп чыкты. Рәсемнәрендә балалар үзләренең хис – тойгыларын, елның могҗизалы чорына-җәйгә мөнәсәбәтләрен белдерделәр. Балалар рәсемнәрендә күңелле бөҗәкләр, әкият геройлары, искиткеч җәйге кырлар, болыннар, чәчәкләр чагылдырылды. Балалар бер-берсенә иҗади сәләтләрен күрсәтергә булыштылар. Рәсемнәр дә матур һәм әкияти булып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International