Сәламәтлеге торышы буенча эшли алмаган 1 төркем инвалид булган гражданнар, , мөстәкыйль рәвештә үз-үзләрен карый һәм көнкүреш алып бара алмыйлар, башкалар ярдәменә мохтаҗ. Мондый ярдәмне гамәлгә ашырган өчен Россия Пенсия фонды тәрбияләүне гамәлгә ашыручы затка компенсация (айлык) түләвен билгели.
Хезмәт яшенә җитмәгән Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче затка, бергә яшәүгә һәм инвалидның гаилә әгъзасы булуга бәйсез рәвештә (14 яшьтән яшьрәк булмаган, пенсия яки эшсезлек буенча пособие алмаган) компенсация (айлык) түләве билгеләнергә мөмкин. Компенсация (айлык) түләве инвалидка билгеләнгән 1 төркем пенсия белән бергә башкарыла.
Компенсация (айлык) түләве Россия Федерациясе Пенсия фондының аны билгеләү турындагы органына гариза кергән айдан билгеләнә.
Югарыда бәян ителгәннәрне исәпкә алып, әгәр Сезне эшкә яраклы эшләмәүче граждан тәрбияли икән, Сезгә һәм караучыга РПФ Идарәсенә компенсация (айлык) түләүләр билгеләү өчен пенсия алу урыны буенча мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез.
Компенсация (айлык) түләвен билгеләү өчен түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
- паспорт - Сезнең һәм караучы затның;
- уку йортында көндезге бүлектә укучы булса, тәрбияләүче затның укуы турында белешмә.
Моннан тыш, караучы затның хезмәткә яраксыз гражданнарны карау чорларының иминият стажына кертелүенә игътибар итәргә кирәк. Шул ук вакытта мондый карауның һәр тулы календарь елы өчен 1,8 шәхси пенсия коэффициенты билгеләнә, бу аның пенсия хокукларын формалаштыруга уңай йогынты ясаячак.