Татарстанда төзүчеләр белән күчемсез милек өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә киңәшмә узды, аны үткәрү вакытында капиталь төзелеш объектларын кадастр исәбенә алу өлкәсендә актуаль мәсьәләләр һәм четерекле моментлар каралды.

Чарада Татарстан Росреестры, Казан шәһәре МББК шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсе, техник инвентаризация һәм кадастр эшләре бюросы вәкилләре, төзелеш компанияләре вәкилләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова очрашуның төп максаты - социаль әһәмияткә ия объектларны (шул исәптән күпфатирлы йортларны) кадастр исәбенә куюга тоткарлык тудыручы сораулар буенча бәйләнеш ноктасын табу һәм, димәк, туктатып тору турындагы карарларны минимальләштерү, дип билгеләп үтте.

"Табылган уртак карарлар теркәүче органны да, төзүчеләрне дә, ә иң мөһиме - гражданнарыбызны да кәнагатьләндерергә тиеш. Без яңа проблемалы йортлар һәм алданган өлешчеләр барлыкка килүгә юл куярга тиеш түгел ", - дип ассызыклады Лилия Борһанова.

Дәүләт кадастр исәбенә алу һәм хокукларны дәүләт теркәве буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыру барышында барлыкка килә торган проблемалы сорауларга җентекле анализ белән Татарстан Росреестры эксперты Алсу Сафина чыгыш ясады. Төзелеш документларында күрсәтелгән мәйданнарның туры килмәү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.

«Мәйданнарның 5%тан артыгракка туры килмәве исәпкә алу-теркәү гамәлләрен туктатып тору өчен нигез булып тора, - дип хәбәр итте Алсу Сафина. - Гамәлдәге кануннар нигезендә без мондый объектны кадастр исәбенә куя алмыйбыз. Шуңа күрә төзүчеләргә Татарстан Росреестрына документлар биргәнче үк документларда каршылыкларны бетерү зарур".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International