«Кукляндия» иҗади остаханәсе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Песәй авыл китапханәсе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен (тәрбияче Хәсәнянова Г.М.) «Без театрга барабыз» дигән танышу дәресе үткәрде.
Китапханәче белән балалар театрның мавыктыргыч дөньясына киттеләр, анда курчак театрының төрле төрләре белән таныштылар. Бармак, перчаткалы, күләгә, марионеткалар һ.б. театр төрләре булуын белделәр. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, ә театрда булганнары, үзләренең күңелле кичерешләре белән уртаклаштылар. "Курчаклар дйньясы" исемле кызыклы һәм матур күргәзмә белән таныштылар, анда курчакларны тотып та карый алдылар. Аннары балалар рәхәтләнеп табышмаклар рәхәтләнеп чиштеләр һәм дөрес җавап өчен перчаткалы курчаклар алдылар. Курчакларны җанландырып җибәрер алдыннан яшь театр сөючеләр сөйләмнең төгәллеге өчен күнегүләр ясадылар. Чара ахырында сабыйлар "Йомры ипи" әкиятен күрсәтеп, үзләрен артистлар ролендә сынап карадылар; фокуслар ясый белүләрен күрсәттеләр һәм чын күңелдән биеделәр.