"Үләннәр белән туку"

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

24 август көнне Тойма авыл  мәдәният йортында китапханәче белән берлектә  келәм ясау буенча "Үләннәрдән туку" дигән чара узды.

Җәй - ул елның тылсымлы чоры, чөнки барлык үсемлекләр дә табигый көч, энергия, шифа белән тула. Бик борынгыдан безгә үрү һәм туку йоласы килеп җитте. Мастер-класс вакытында балалар теге яки бу үләнне ничек җыярга кирәклеген, аның төсен һәм үзлеген югалтмасын өчен табигый материалны ничек дөрес итеп сакларга кирәклеген белделәр. Балалар инструментлар һәм материаллар белән таныштылар һәм үләннәрдән келәмнәр ясауда катнаштылар. Без мастер-классларның яңа форматын үзләштердек: үләннәрдән келәм тукыдык.  Нәтиҗәдә, теләге булган һәр кеше,  үзе белән җәйге каникулларны рухландырып искә төшерәчәк келәм алып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International