Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге ана капиталы акчаларыннан ай саен акчалата түләү алу хокукына Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче гаиләләр ия булуын искә төшерә. Шул ук вакытта икенче бала һәм әни Россия гражданнары булырга, гаиләдә икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булырга тиеш. Гаиләнең бер әгъзасына керем күләме төбәктә хезмәткә сәләтле халыкның узган елның II кварталына билгеләнгән яшәү минимумының 2 тапкырдан артмавы да мөһим.
Айга алдагы елның II кварталында төбәктә билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумына тигез сумма түләнәчәк.
Түләүләр ала башлау өчен шәхсән яки электрон гариза бирергә кирәк. Моны РПФ клиент хезмәтендә, яки КФҮтә, яки электрон рәвештә РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында эшләргә мөмкин. Түләү өчен теләсә кайсы вакытта бала туганнан соң өч ел дәвамында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мөһим момент - әгәр түләү билгеләнгән икән, башта бер елга. Шул вакыт үткәч, әгәр гаилә алга таба да ана капиталын тотарга тели икән, яңадан гариза бирергә кирәк булачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр айлык түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать туу көненнән алып 6 айдан да соңга калмыйча бирелгән булса, түләү баланың туган көненнән билгеләнә. Шул ук вакытта бала туганнан соң айлык түләүләр суммасы мөрәҗәгать итүгә кадәр исәпләнәчәк һәм әни счетына күчереләчәк. Әгәр гариза 6 айдан соң бирелсә, түләү мөрәҗәгать иткән көннән билгеләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, узган ел балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү күләме сизелерлек киңәйтелде. Ил Президенты Владимир Путин инициативасы белән ана капиталы программасы үсеш алды. Ул 2026 ел ахырына кадәр озайтылды, капитал суммасы артты, ә аңа хәзер беренче балалары туган яки уллыкка алган гаиләләр дә хокуклы.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның 15 апрелендә ана капиталына сертификатлар бирү башланды. Шул вакыттан сертификатлар бала туганнан соң автомат рәвештә рәсмиләштерелә - әнидән бернинди гариза таләп ителми. Ана капиталына хокук бирә торган бала барлыкка килү турындагы белешмәләр РПФна гражданлык хәле актларын рәсмиләштерү дәүләт реестрыннан килә. Сертификатны рәсмиләштерү турындагы мәгълүматлар РФ Пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлә һәм Дәүләт хезмәтләре порталында әниләрнең "Шәхси кабинетына" җибәрелә.
Ана гаилә капиталына электрон сертификатның кәгазь аналогы алдында кайбер өстенлекләре бар: яшь гаиләнең аны рәсмиләштерү вакытын янга калдыра; аны югалтырга яки бозарга ярамый, димәк, аны торгызу өчен вакытны әрәм итәргә туры килмәячәк; сертификат турындагы белешмәләрне сертификат хуҗасының «Личный кабинет»ында һәрвакыт файдалана алалар.
Сертификат ияләре аны автомат рәвештә гаризалар бирмичә дә ала.