РФ Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен хәзерге вакытта интернет аша читтән торып алырга мөмкин. Әгәр шулай да РПФ клиент хезмәтенә шәхси мөрәҗәгать таләп ителсә, визит датасын һәм вакытын "Кабул итүгә язылу" сервисы планлаштырырга ярдәм итәчәк. Ул Пенсия фонды сайтында да, мобиль кушымтада да гамәлгә ашырылган.
«РПФ Электрон сервислар» түләүсез кушымтасы мобиль җайланмалардан файдаланучыларга үзләренең шәхси счет, билгеләнгән пенсияләр һәм социаль түләүләр, пенсия тупланмаларын иминләштерүче турында белешмәләр алырга, мөрәҗәгатьләрне Россия Пенсия фондына җибәрергә мөмкинлек бирә.
Кушымтада мөмкин булган сервисларның берсе - ПФР клиент хезмәтенә язылу. Моның өчен «Кабул итүгә язылырга» бүлегенә кереп, РФ субъектын (Татарстан Республикасын) һәм клиент хезмәтен сайларга, кабул итү темасын һәм ПФРна бару өчен уңайлы датаны һәм вакытны күрсәтергә кирәк. Кабул итү вакытын һәм датасын үзгәртергә, шулай ук кирәк булганда аны "документлар кабул итү һәм заказ бирүгә күчерү/гамәлдән чыгару" бүлегендә гамәлдән чыгарырга мөмкин.
ПФРның мобиль кушымтасы iOS һәм Android платформалары өчен мөмкин. Кушымтага беренче керү вакытында дүрт урынлы пин-код бирергә һәм дәүләт хезмәтләре порталында расланган учётлы язма ярдәмендә авторизацияне узарга кирәк булачак. Алга таба кушымтага керү өчен пин-кодны кертү дә җитә.