"Лубян урман-техник көллияте" дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе укырга керү өчен документлар кабул итү дәвам итә

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

 «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺББУ Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы карамагында, ул урман тармагы өчен кадрлар әзерләүче булып тора.

Хәзерге вакытта көллияттә укырга керү өчен документлар кабул итү дәвам итә. Абитуриентлар «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтер исәбе» белгечлекләре буенча укырга керә ала. 9 сыйныф базасында уку вакыты-3 ел 10 ай, 11 сыйныфта – 2 ел 10 ай. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган. Белгечлек буенча белем алудан тыш, студентлар өстәмә һөнәрләргә өйрәнә: урманчы, яшел төзелеш эшчесе, кассир, урман аударучы, тракторчы, лозадан нәфис эшләнмәләр ясау.

Көллияттә студентларны уңышлы укыту өчен барлык шартлар да тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен урман участогы бар. Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International