Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 16 августындагы 1420 номерлы карары нигезендә ташламалы кредит бирүнең яңа программасы эшли башлады.
Программа моңа кадәр гамәлдә булган ике программаны берләштерү исәбенә гамәлгә ашырыла:
1. "Программа 1764" - Россия икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан "Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм" илкүләм проекты кысаларында процент ставкасы өлешен субсидияләү механизмы аша гамәлгә ашырыла торган.
2. «Инвестицион ПСК» (Кредитлауны стимуллаштыру программасы) - банкларны ташламалы фондлау аша «КУЭ корпорациясе» АҖ һәм Россия Федерациясе Үзәк Банкы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган.
Кредитлауның максаты: ннвестицичле максатлар - төп чараларны (капиталь төзелеш объектларын төзүне, реконструкцияләүне һәм техник яктан яңадан төзекләндерүне да кертеп) сатып алу (төзү, реконструкцияләү, модернизацияләү һәм яңарту, шул исәптән инженерлык эзләнүләрен башкару, аларны төзү, реконструкцияләү, модернизацияләү өчен проект документациясен әзерләү).
Процент ставкалары:
- 3,0 % - урта бизнес өчен;
- 4,5% - кече һәм микропредприятиеләр өчен.