Менделеевск районының барлык пенсионерларын «Интернетка рәхмәт - 2022» VIII Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырабыз.
Конкурста компьютерда һәм Интернетта мөстәкыйль рәвештә эшләргә өйрәнгән, шулай ук махсус курслар тәмамлаган өлкән яшьтәге (50+) пенсионерлар һәм инвалид-пенсионерлар катнаша ала.
«Ростелеком» ГАҖ һәм Россиянең Пенсия фонды (ПФР) тарафыннан Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе (РАЭК) ярдәме белән оештырылган «Рәхмәт интернетка - 2022» VIII Бөтенроссия конкурсы «Интернет әлифбасы» хәйрия проекты кысаларында үткәрелә.
Конкурс номинацияләре:
- gosuslugi.ru порталы: минем тәҗрибә;
- Минем интернет-казанышлар;
- Интернет-эшмәкәр;
- Минем иҗтимагый интернет-инициатива;
- Мин – интернет-йолдыз.
Конкурс эшләре 2022 елның 16 октябренә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр ноябрь-декабрь айларында ясалачак.
Конкурста катнашу өчен https://azbukainterneta.ru/konkurs/zayavka/ сайтында гариза бирергә мөмкин, гаризага конкурс эшен һәм ике фото беркетергә кирәк.