Татарстан киңлекләрендә

2022 елның 26 августы, җомга

Татар китапханәсендә “Кама Таңнары” социаль приюты балалары белән “Татарстан киңлекләрендә” дигән виртуаль сәяхәт оештырылды. Чара Татарстан Республикасы көне уңаеннан үткәрелде.

Сабыйлар “самолетка утырып”, Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәт кылдылар. Алар Казан, Чистай, Әлмәт, Түбән Кама һәм, әлбәттә, Менделеевск шәһәренең истәлекле урыннарын барладылар. Сабыйлар табышмакларга җавап бирделәр, картада шәһәрләрне билгеләп бардылар. Балалар бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар, шәһәрләр турында китаплар, шигырьләр белән таныштылар, нефтьнең ничек барлыкка килүе турында «Таш мае» мультфильмын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International