Менделеевск районында соңгы атна йомгаклары буенча урып-җыю кампаниясе алдынгыларын бүләкләделәр

2022 елның 26 августы, җомга

Бүген Менделеевск районында соңгы атна йомгаклары буенча урып-җыю кампаниясе алдынгыларын бүләкләделәр.

Бу атнада «Аммоний Агротехнологии»ҖЧҖ хезмәткәрләре иң яхшылар дип табылды.

"Аммоний Агротехнологии " ҖЧҖ комбайнчысы Денис Никифоров күчмә байрак һәм бүләк сертификаты белән бүләкләнде. Шулай ук тырыш хезмәте һәм 2022 елгы урып - җыю кампаниясен уздыруга керткән шәхси өлеше һәм 9560 ц ашлык ташыган өчен "Аммоний Агротехнологии" ҖЧҖ шоферы Динар Шәйхетдинов бүләкләнде.

Чакырылган кунаклар өчен район мәдәният хезмәткәрләре көче белән концерт программасы әзерләнгән иде.

Хуҗалыкта уртача уңыш рекордлы күрсәткечләргә иреште - 55 гектарыннан центнер, ә кайбер басуларда уңдырышлылык 70 центнер тәшкил итә.

Хуҗалык кырларында  югары җитештерүчән һәм заманча авыл хуҗалыгы техникасы эшли. Механизаторларның нәтиҗәле эшләве өчен барлык шартлар да тудырылган. Уңыш күп булуга карамастан, ашлыкны өзлексез чыгару һәм эшкәртү җайга салынган. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Фәрухшин сүзләренә караганда, әлеге хуҗалык Менделеевск кырларында Татарстанның алдынгы хуҗалыклары дәрәҗәсендә югары уңыш алырга мөмкин булуын раслый. Бары тик тиешле технологияләрне сакларга һәм сайларга гына кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International