30 августта Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1990 елның 30 августында Татарстан Республикасы Югары Советы Татарстан ССР дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итте. 27 августта Татарстан Республикасы көне һәм Менделеевск шәһәренең 55 еллыгы алдыннан Песәй авыл китапханәсендә балалар өчен “Китап битләре буенча туган як турында" дигән экскурсия сәгате үткәрелде.
Чара барышында балалар Татарстан Республикасының матур урыннары буйлап экскурс-сәяхәт кылдылар, бәйрәм тарихын, республикабызның төп символлары - флаг, герб турында белделәр. Туган ягыбызның мәдәнияте һәм халык гореф-гадәтләре белән таныштылар. “Туган жирем-Татарстан” викторинасында актив катнаштылар. Шулай ук Менделеевск шәһәренең истәлекле урыннары белән дә таныштылар. Шәһәрнең 55 еллыгына багышлап ясалган тематик папкалар карадылар, пазллар җыйдылар. Чара асфальтта рәсем конкурсы белән тәмамланды.