"Ах, Синема, Синема"

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Бәзәкә авыл мәдәният йортында Россия киносы көненә багышланган "Ах, Синема, Синема"дигән чара узды.

Балалар беренче кинофильмнар барлыкка килү тарихы белән таныштылар, "Союзмультфильм"киностудиясенә виртуаль сәяхәт ясадылар. Китапханәче Фәния Зиннәт кызы үткәргән викторинада катнаштылар,барысы да үзләренең яраткан мультфильмнарын, балалар фильмнарының фрагментларын кызыксынып карадылар. Россия мультфильмнарыннан җырларны искә төшерелде һәм җырладылар. Соңыннан балалар үзләренең "Келәм - самолет" фильмында бик теләп катнаштылар. Барысына да күңелле һәм кызык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International