Җәлилчеләрне искә алу көненә патриотик сәгать

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

26 августта Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә җәлилчеләрне искә алу көненә багышланган “Без якташларыбызның батырлыгын онытырга тиеш түгел!” дигән патриотик сәгать үткәрде.

Татарстан Республикасында ел саен 25 августта Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлеге көне билгеләп үтелә. Моннан 78 ел элек  Берлинның Плетцензей төрмәсендә «Идел-Урал» легионының татар яшерен группасының унбер әгъзасы җәзалап үтерелә. Бу яшерен оешманың җитәкчесе татар шагыйре Муса Җәлил иде. Әсирлектә алар фашизмга каршы көрәшне дәвам иттерделәр. Җәлилчеләр ел дәвамында фашистларның рәхимсез җәзалауларына дучар ителгәннәр, ләкин бу аларны сындырмаган. Фашистлар белән зинданда шигырьләр коралга әверелә. Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар Җәлил һәм җәлилчеләр биографиясеннән аз билгеле булган фактлар турында белделәр. Мәдәният йорты директоры Муса Җәлилнең «Вәхшиләр» шигырен укыды. А.Б.Әбсәләмованың «Мәңгелек кешеләр» дигән китабы буенча Муса Җәлил турында «Бары тик йөрәктә мәңгелек бар...» һәм шагыйрь Абдулла Алиш турында «Без ирексезлектә дә - барыбер сугышта» дигән кычкырып укулар үткәрде. Чара “Җәлилчеләр батырлыгы үз халкына сыгылмаслык ихтыяр һәм мәхәббәт символы булды” дигән сүзләр белән тәмамланды.

 Без аларның батырлыкларын истә тотарга тиеш!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International