Китап-минем яраткан дустым

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Менделеевск районы Бәзәкә авыл китапханәсе ел саен «Книжка на ладошке» Халыкара акциясендә катнаша. Аны Самара шәһәренең «Үзәкләштерелгән балалар китапханәләре системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе оештыра.

29 август көнне «Кулда китап – 2022» акциясендә Бәзәкә авылы «Ләйсән»балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Уку өчен Светлана Савицкаяның «Заманча авторлар – балаларга» сериясеннән «Өч бака» һәм татар язучысы Нәкыйп Каштанның «Кем хәйләкәррәк» дигән китаплары сайлап алынды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар җәйнең күңелле тарихы һәм әкият геройлары белән таныштылар, соңыннан әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә вакытында акциядә катнашучылар үзләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International