Волейбол буенча 2008-2009 нчы елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында Менделеевск шәһәренең 55-еллыгына багышланган төбәкара турнир

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Менделеевск шәһәренең «Батыр» спорт мәктәбендә 2022 елның 28 августында 2008-2009 елгы кызлар һәм аннан яшьрәк кызлар арасында Менделеевск шәһәренең 55 еллыгына багышланган Волейбол буенча төбәкара турнир узды. Ярышта биш команда катнашты: Актаныш, Алнаш, Җәлил, Менделеевск, Минзәлә.

Уеннар нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:


1 урын - Менделеевск («Батыр» спорт мәктәбе)


2 урын - Алнаш


3 урын -  Минзәлә


Командалар кубоклар, дипломнар һәм тиешле дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнде, шулай ук командаларның иң яхшы уенчыларын призлы кубоклар белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International