РПФның Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр итә, республиканың 84100 иминиятчесе Россия Пенсия фонды белән электрон элемтә каналлары буенча документлар алмашу турында килешү төзегән, шул исәптән эш бирүче аша үз хезмәткәрләренә пенсия рәсмиләштерү өчен дә.
Булачак пенсионерның язма ризалыгы булганда, предприятиенең кадрлар хезмәте РПФна пенсияне билгеләү өчен кирәкле документларны алдан ук яклаулы элемтә каналлары буенча җибәрә.
Алдан гражданга шәхси счеттан өземтә белән танышырга кирәк. Моны электрон рәвештә РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук РПФ клиент хезмәтенә яки КФҮтә шәхси мөрәҗәгать иткәндә электрон рәвештә эшләргә мөмкин.
Картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү процессына йогынты ясаучы нинди дә булса мәгълүматлар булмаган очракта, иминиятләштерүче яки хезмәткәр карамагында булган документлар, мәсәлән, хезмәт кенәгәсе, балалар туу турында таныклык, хәрби билет, 2002 елның 1 гыйнварына кадәр хезмәт хакы турында мәгълүмат тапшырыла. Тиешле мәгълүматларны Пенсия фонды белгечләре, гражданин элек эшләгән архивларга һәм оешмаларга юллап, мөстәкыйль рәвештә сораячаклар.