Менделеевск үзенең 55 еллыгын билгеләп үтте

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Менделеевскига - 55!

27 августта Кама ярындагы шәһәр үзенең туган көнен билгеләп үтте!

Бу көнне төп вакыйга - Бөтенроссия "Геройлар узышы" булды. 1 меңнән артык кеше узышта катнашты, ә чарада 4 меңгә якын кеше һәм Менделеевск кунаклары булды.
Ярышлар берәүне дә битараф калдырмады. Эверест каршылыклары һәм 4 метр биеклектән бассейнга сикерү тамашачыларда аеруча популяр булды. Һәркем үз командасы өчен көч биреп торды.

Спорт уенында  Россиядән төрле командалар катнашты, шул исәптән АЗОТ компанияләре һәм "Аммоний" АҖ генераль директоры Дмитрий Юрьевич җитәкчелегендә. АЕОН корпорациясе җитәкчеләре.

Соңыннан С.Гассар исемендәге мәдәният йортында Менделеевск районы ветераннарына багышланган тантаналы концерт булды. Сәхнәдә дәүләт, хөкүмәт һәм район бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары - ТР Премьер-министры урынбасары Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм ТР сәнәгать министры Олег Коробченко булды.
Узган еллар җитәкчеләре Васим Вахитов, Сәлим Хәбибуллин һәм Валерий Чершинцев чыгышлары аеруча дулкынландыргыч булды, алар Менделеевскига шәһәр сурәте төшерелгән картинаны бүләк иттеләр.

Кич белән Гассар исемендәге мәдәният йорты янындагы мәйданда менделеевлылар һәм шәһәр кунаклары яраткан шәһәрне бәйрәм белән котладылар.
Төп сәхнәдә районнан чыкан, Татарстан территориясендә генә түгел, бөтен илебездә популяр булган, артистлар чыгыш ясады. Юлия Шегай, Ләйсән Минһаҗева, Илмира Нәгыймова үзләренең матур тавышлары белән сөендерделәр. Шулай ук бәйрәмгә Менделеевск турында ролик әзерләнгән иде һәм сәхнәдә акробатлар трюклар күрсәтте.

Концерт программасы Элвин Грейның чыгышы, күркәм салют һәм бию дискотекасы белән тәмамланды.

Без Менделеевскины ТУГАН КӨНЕ белән котлыйбыз! Киләчәктә дә чәчәк атуын һәм үсешен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International