Менделеевск муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә «Игътибар - балалар!» чарасын үткәрү турында

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Август конференциясе башланыр алдыннан С.Гассар исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда районның иҗтимагый яшьләр волонтерлык оешмалары әгъзалары конференция кунакларына үзләренең казанышлары һәм эшләре турында сөйләделәр.

Яшь хәрәкәт инспекторлары (ЮИД) отрядларын тәкъдим итүче яшьләр дә искәрмә түгел. Алар махсус оештырылган мәйданчыкта велосипедны фигуралы йөртү күнекмәләрен, юл билгеләрен белүләрен күрсәттеләр, "Гриша" манекенында беренче медицина ярдәмен күрсәтә белү осталыкларын күрсәттеләр. Балалар шәһәр һәм район җитәкчеләрен үзләренең  гимннары белән сәламләделәр, белешмәләр һәм яктылыкны кире кайтаручы  элементлар (брелоклар) тапшырдылар.

Шулай ук катнашучылар алдында Яр Чаллы ш. территориаль идарәсенең "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең Менделеевск районында  профилактикалау бүлеге башлыгы М. И. Халикулова чыгыш ясады. Ул балигъ булмаганнар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә, яктылыкны кире кайтаручы элементларны йөртүгә юнәлдерелгән «Игътибар -балалар!» дигән оператив-профилактик чарасын үткәрү турында сөйләде. Ахырда яшь хәрәкәт инспекторлары белән берлектә   мәйданында утыручыларга яктылыкны кире кайтаручы элементлар һәм белешмәләр тапшырылды. 

Киңәшмәдә доклад белән район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Алгуатов К.Р. чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International