Һәр илдә, һәр милләтнең үзенчәлекле йолалары һәм бәйрәмнәре бар. Аларның күбесе бик борынгы, ләкин хәзерге дөнья искиткеч тизлек белән үзгәрә, һәм бүген без алар турында берни дә белмибез диярлек. Яшьләрнең элек-электән күңеле ачылып киткән чакларында, кичке утырмаларга җыелулары турында хәзер өлкәннәр генә түгел, Сәйтәк авылының урта һәм үсеп килүче вәкилләре дә белделәр.
29 август көнне Сәйтәк авылында, туган як халыкларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан, Татарстан Республикасы көнен һәм Чикләвек Спасын бәйрәм итү алдыннан, барысын да бәйрәм белән җырлар һәм биюләр башкарып котладылар.