Татарстан Республикасы көненә багышланган велоcипедта узышлар

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

30 августта Енабердино мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән Татарстан Республикасы көненә багышланган велосипедта узышлар оештырдылар.

Маршрутны балалар үзләре сайлады, ул Енабердино авылыннан Кураково авылына кадәр барды. Чара барышында балалар туган ягыбыз турындагы табышмакларга җаваплар таптылар, шигырьләр укыдылар. Бәйрәм хөрмәтенә барысы да тәмле ризыклар белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International